Аның фикеренчә, балаларының, оныкларының киләчәге өчен борчылган бер кеше дә тавыш бирүдән читтә калырга тиеш түгел.
"Ике балам, ике оныгым бар. Мин аларның киләчәгенә битараф түгел, - ди ул. - Нинди илдә, ничек яшәрләр - барысы да кызыксындыра". Баш тренер Конституциягә кертеләсе төзәтмәләр белән танышып чыккан. "Төзәтмәләрнең һәркайсы илне алга җибәрүгә, социаль яктан тәэмин итүгә, бәйсезлеккә ирешүгә юнәлдерелгән", - дип ассызыклады Владимир Алекно. Команда әгьзалары белән дә сөйләшү булган. "Бернинди мәҗбүр итү юк. Тавыш бирү- бирмәү, ничек тавыш бирү һәркемнең үз ихтыярында", - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез