Татарстанда 44 яшьлек ир балаларын һәм хатынын кыйнап торуда гаепләнә. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Сәрхүш ир өч ай дәвамында 11, 12 яшьлек ике баласын һәм хатынын даими кыйнап торган, дип фаразлана. Бу хакта аның хатыны полициягә хәбәр иткән.
Иргә «Җәберләү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез