47 яшьлек хатын-кыз карбыз ашаганнан соң вафат булган

Мәскәүдә бер хатын-кыз, карбыз тәмен татып карагач, вафат булган. Бу хакта “Российская газета" “112” телеграм-каналы хәбәренә таянып яза.

Канал мәгълүматлары буенча, 47 яшьлек хатын-кыз “Спортивная” метро станциясе тирәсендә карбыз сатып алган. Җиләкнең тәмен татып карауга, үзен начар хис итә башлаган. Аңын җуйгач, “Ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Кызганычка, табиблар аны коткарып кала алмаганнар.

Хәзерге вакытта белгечләр хатын-кызның карбыздан агулану сәбәпләрен ачыклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре