Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов шундый тәкъдим белән чыккан.
Депутат әйтүенчә, профильле комитет бу җәһәттән закон проектын эшләүне төгәлләп килә. Моңа кадәр Дәүләт Думасына түләүләрнең прогрессив шкаласын (30-50 ел бергә яшәүчеләргә 30 меңнән 50 мең сумга кадәр) булдыру тәкъдиме кертелгән булган инде. Әмма проект хупланмаган. Яңасы камилрәк итеп эшләнелә.
“Башта озак еллар буе бергә яшәүче гаиләләрне билгеләп үтәргә кирәк. Моңа кадәр тәкъдим ителгәнчә түгел, бәлки 50 ел һәм аннан күбрәк бергә яшәүчеләрдән башларга”, – дип аңлатып үткән Нилов “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Түләү ил күләмендә билгеләнеп, хәзерге вакытта гамәлдә булып килүче төбәк пособиеләренә өстәмәгә әйләнергә тиеш. Күп кенә төбәкләрдә гаилә тормышы юбилярлары өчен түләүләр гамәлдә булып килә дә инде. Нилов басым ясап әйткәнчә, алары да мәҗбүри тәртиптә сакланып калырга тиеш.
Депутат фикеренчә, озак еллар буе бер түбә астында яшәүче парларга ярдәм итү – матди ярдәм генә түгел, бәлки гаиләнең мөһимлеген дәүләт тарафыннан тану, үсеп килүче буын өчен үрнәк тә әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез