Уфадан акушер-гинеколог Ирина Шәйхиева телеграм-каналында үзенең эш тәҗрибәсендәге уникаль очрак турында сөйләп үткән. Бу хәл Уфа шәһәре клиник перинаталь үзәгендә булган.
“Эшчәнлегем дәверендә мондый очракның булганы юк иде әле! Пациентыбыз 52 яшендә тәүге тапкыр әни булды. Баш табиб урынбасары Ю.В.Максимочкина белән баланы әнисенең карыныннан ярып алдык. Кызганычка, операцияне срогыннан алданрак ясарга туры килде. Бала җитлекмичә туды” – дип билгеләп үткән медик.
Яңа туган сабыйның җенесе һәм башка мәгълүматлары турында әйтелмәгән. Табиб анага көч-куәт һәм тиз арада аякка басуын теләгән, дип яза “Башинформ”.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез