Газетага язылу

5,2 меңнән артык Татарстан кешесе «Мобиль сайлаучы» аша гариза биргән

Сервис эшли башлаган беренче 10 көн эчендә Татарстанның 5278 кешесе Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргән.

«Мобиль сайлаучы» ярдәмендә алдан ук үзегезгә уңайлы сайлау участогын сайлап, 18, 19 яки 20 сентябрьдә, тавыш бирү көннәренең берсендә, тавыш бирергә мөмкин.

Гаризалар 14 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Сайлау участогын Дәүләт хезмәтләре порталында, сайлау комиссияләрендә яки Күпфункцияле үзәкләрдә (МФЦ) сайларга була.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия», Путин, Метшин, Минниханов

Көн хәбәре