Бик сирәк очрый торган хәл бу. Әмма ЭКО процедурасы һәм сәламәтлегеңне кайгырту олыгаеп барганда да бала табу мөмкинлеге бирә.
Ханым, алты ел буе шәхси клиникалар сукмагын таптап, йөккә узарга тырышкан. «ЭКО ярдәмендә беренче омтылышта ук йөккә узган. Йөклелекне җиңел кичергән. 3 кило чамасы авырлыктагы, 50 см озынлыктагы сау-сәламәт кызчык үз вакытында дөньяга килгән», –дип билгеләп үткәннәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Белгечләр фикеренчә, олырак яшьтә йөккә узу ана өчен дә, бала өчен дә төрле куркынычлар белән янарга мөмкин. Баланың сәламәтлегендә төрле тайпылышлар, бәби тапканда төрле кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин.
Сүз уңаеннан, 2024 елда Нальчикның пенринаталь үзәгендә ЭКО ярдәмендә 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар 9 бала тапкан. Агымдагы елда – әлегә 4 нарасый. Тагын 6 хатын-кыз бәби табарга әзерләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез