Газетага язылу

561 ишегалды һәм 10 миллиард сум: 2026 елда төзекләндереләчәк ишегаллары исемлеге пәйда булды

Татарстан шәһәрләрен үстерү институты быел “Безнең ишегалды” Татарстан Рәисе программасы кысасында төзекләндереләчәк ишегалды территорияләре исемлеген дөньяга чыгарган. 2026 елгы программага республиканың 13 муниципаль берәмлегендә 561 ишегалды кертелгән.

 Моның өчен бюджеттан 10 миллиард сум бирелгән. “Безнең ишегалды” программасы бөтен республика территориясендә меңнәрчә ишегалдын колачлап, төзекләндерүгә системалы карашның яшәп килүен күрсәтте. 2026 елда программаны тормышка ашыру дәвам итәчәк. Шулай итеп, Татарстанда 150 меңнән артыграк кеше яңартылган ишегалларына – ял итү, аралашу һәм актив тормыш рәвеше алып бару өчен уңайлы мәйданчыкларына ия булачак”, – ди институт директоры Наилә Ногманова. Исегезгә төшерәбез: 2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада ишегалларын комплекслы төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә ашырыла башлады. Алты ел эчендә барлыгы 5 851 ишегалды төзекләндерелгән. Нәтиҗәдә Татарстанда яшәүче 1,65 миллион кеше яңартылган ишегаллары белән хозурлану мөмкинлеге алган. Программа республиканың барлык 45 муниципаль берәмлеген колачлаган. Бүгенгә 32 район проектта катнашуын төгәлләгән инде. Ремонтка мохтаҗ барлык ишегаллары тәртипкә салынган, дигән сүз бу. Төзекләндерелгән ишегалларының тулы исемлеге белән dvor.tatаr сайтында “Документы” бүлегендә танышырга мөмкин. 2026 елда  төзекләндерү эшләре Быел программаны гамәлгә ашыруның җиденче елы башланды. 561 ишегалдыннан торган исемлек булдырылган. Исемлеккә барлыгы 13 район: зур шәһәрләр, шулай ук кечкенә торак пунктлар кертелгән.

Төзекләндереләсе ишегалларының тулы исемлеген dvor.tatаr сайтында “Документы” бүлегендә, шулай ук сайтның төп битендәге интерактив картадан карап белергә мөмкин. Быел төзекләндереләчәк ишегаллары кызгылт сары төс белән билгеләнгән. Төзекләндереләсе ишегаллары саны буенча лидерлары булып Казан (246 ишегалды), Чаллы (68) һәм Яшел Үзән районы (62) тора. Шулай ук Түбән Кама (55 ишегалды) һәм Чистай (33) районнарында бу җәһәттән зур эшләр планлаштырыла. Быел төзекләндерү күздә тотылган ишегалларының бер өлеше язын үткәрелгән Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү йомгаклары буенча билгеләнгән. Аның нәтиҗәсендә 200 ишегалды “Безнең ишегалды” программасы кысасында өстенлекле рәвештә төзекләндерү өчен сайлап алынган. Тавыш бирүдә Татарстаннан 194 719 кеше катнашкан. Программага бары тик 2014 елга кадәр төзелгән күпфатирлы йортларның ишегаллары,  асфальтына ремонт таләп ителгән һәм моңа кадәр ремонт күрмәгән ишегаллары гына сайлап алынган. Барлык ишегалларында асфальт түшәмә яңартыла, яктырткычлар урнаштырыла, уен һәм спорт мәйданчыклары, урам җиһазлары, шулай ук җәяүлеләр сукмаклары булдырыла. Агымдагы елга программага кертелгән ишегалларында яшәүчеләргә гомуми очрашулар турында белдерүләрне күзәтеп барырга тәкъдим ителә: аларда торак милекчеләре белән төзекләндерү схемалары расланып, эш сроклары билгеләнәчәк. Узган елга йомгак 2025 елда “Безнең ишегалды” программасы нигезендә 677 ишегалды яңартылган. төзекләндерелгән. Аларның гомуми мәйданы 5 миллион кв артыграк тәшкил иткән. Эшләр барышында 1,5 миллион кв м мәйданда яңа асфальт түшәмә салынган. Узган елда “Безнең ишегалды” программасы буенча башкарылган эшләр 10 миллиард сумга төшкән. Былтыр “Безнең ишегалды” программасының дәвамы – “Күрше” фестивале пәйда булган. Аның төп максаты – ишегалларын төрле вакыйгалар белән җанландыру, кешеләргә локаль бергәлекләр булдыруга ярдәм итү. Конкурска республиканың барлык   районнары җәлеп ителгән. Ул кышын дә дәвам итә. Проект турындагы яңалыклар белән фестивальнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә танышырга мөмкин. Ишегалларын төзекләндерүдә яңа юнәлешләрнең берсе – этләр өчен уңайлы мохитне үстерү. Казанның Фатыйх Әмирхан урамындагы 41,43, 45 һәм 47 йортлар ишегалдында, беренче тапкыр буларак, этләрне йөртү өчен махсус мәйданчык булдырылган. Проект “Савиново” идарәче компаниясе йорт хайваннарына җаваплы мөнәсәбәт

культурасын булдыру буенча  “Дог-френдли Татарстан” республика проекты һәм Яңа Савин районы хакимияте белән берлектә гамәлгә ашырылган. Быел да бу юнәлештәге эш дәвам итәчәк. Быел өстәмә рәвештә “!Безнең ишегалды” программасы кысасында спорт инфраструктурасын киңәйтү күздә тотыла. Республиканың моңда кадәр яңартылган һәм хәзер яңартыла торган ишегалларында текбол уйнау өчен мәйданчыклар пәйда булачак. “Безнең ишегалды” Татарстан Республикасы Рәисе программасы 2020 елдан бирле Татарстанда ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү белән шөгыльләнә. Программаны гамәлгә ашыру чорында республикада 7 меңгә якын күп фатирлы йортның ишегалды  яңартылган инде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре