Мәскәүдә 59 яшьлек шәфкать туташы суд карары нигезендә хәрби “фейк” өчен төрмә җәзасына хөкем ителгән.
Ольга Меньших – Мәскәүдә Пирогов исемендәге хирургия үзәгенең анестезист-шәфкать туташы. Ул “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә хәрбиләр турында ялган хәбәр таратуы өчен гаепләнгән. Меньших үзе, янәсе, сәхифәмне “ватканнар”, дип акланырга маташкан.
 Мәскәүнең Дорогомиловск районы суды Меньшихны 8 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта “ТАСС” хөкем ителүченең адвокаты Леонид Соловьев сүзләренә таянып яза. Ул хөкем карарына шикаять белдерергә ниятли.
Тәгаенләп әйтсәк, шәфкать туташы Буча шәһәрендә Россия хәрбиләренең гамәлләре турында ялган мәгълүмат тараткан өчен хөкем ителгән.
 Исегезгә төшерәбез: Россия гаскәрләре Киев өлкәсеннән чигенгәч, көнбатыш илләренең массакүләм мәгълүмат чаралары, имештер, Россия солдатлары тарафыннан үтерелгән “тыныч” кешеләрнең фотоларын бастырып чыгарган иде. Мәскәү моны, коткы, дип бәяләп, тикшерү үткәрәчәген вәгъдә итте.
 “ТАСС” билгеләп үткәнчә, Меньших үз гаебен танымаган. “ВК”дагы сәхифәсен, “ватканнар”, дип акланырга маташкан. Ул шулай ук гаепләү ягына баскан коллегалары арасыннан шаһитларның аңа үч тотуларын сөйләп үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез