Баязитов иҗади мирасы һәм әдәби процесста актив катнашуы өчен бүләкләнә. «Стихи.ру» һәм «СтихиРус.ру» порталларында аның алты меңнән артык шигыре бастырып чыгарылган. 2021 елда аның «Жизнь не может бесконечно длиться: стихи» җыентыгы чыккан иде. Аннары «Выход есть всегда. Избранное» җыентыгы дөнья күрде. Бу китаптагы һәр текстны QR-коды бар, ул шигырьләрнең аудиоверсияләрен, ягъни җырларны тыңларга мөмкинлек бирә. Бу җырлар рок‑баллада, нәшид, романс, автор җырлары жанрларында язылган.
Салтыков-Щедрин медале белән 2026 ел өчен «Халык шагыйре» әдәби премиясе номинантларын, шулай ук рус әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән авторларны билгеләп үтәләр.
Баязитов – «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды советы рәисе һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тернәкләндерү үзәгенә нигез салучы. Үзәк эшләгән елларда күрү, ишетү һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган 32 меңнән артык кеше тернәкләндерү узган.
Социаль өлкәне үстерүгә керткән өлеше өчен ул «Дуслык» орденына һәм Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» дәүләт бүләгенә лаек булды.
Медаль тапшыру тантанасы 2026 елның 3 ноябрендә Мәскәүнең Үзәк әдәбиятчылар йортында Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узачак, дип яза «Татар-информ».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез