600дән артыграк кеше кафеда шаурма ашап агуланган

Төркиядә 650гә якын кеше Коджаэли провинциясендәге Керфез районында урнашкан кафеда тавык шаурмасы ашап агулану сәбәпле табибларга мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “KazanFirst” төбәк хакимиятенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Зыян күрүчеләрне шундук укшыта, бизгәк тота башлаган. Барлыгы 648 кеше җирле хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. 646сы беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң өйләренә кайтарып җибәрелгән. Икесенә әле хастаханәдә дәвалану таләп ителә.

Хакимияттәгеләр шаурма саткан кафега тиз генә тикшерү башлап җибәргән. Аның нәтиҗәләре тиешле микробиологик стандартларга туры килмәвен күрсәткән.

Кафены япканнар: 2 хуҗасын тоткарлаганнар. Җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре