Газетага язылу

64 нче тапкыр келәмгә: Муса Җәлил турнирын Биектау районы кабул итә

2027 елның 4–6 февраль көннәрендә Биектауда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә 64 нче көрәш турниры узачак.

Әлеге ярышны югары дәрәҗәдә оештыру мәсьәләләре Татарстан Көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин, федерациянең башкарма директоры Марсель Таһиров, Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов катнашында узган эшлекле киңәшмәдә каралды.

Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры — Татарстанда уза торган иң дәрәҗәле һәм тарихи милли спорт бәйгеләренең берсе. Аны «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган һәм ул ел саен республиканың иң көчле батырларын бер келәмгә җыя.

Ярыш Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең якты истәлеген мәңгеләштерү һәм татар милли көрәшен үстерү максатыннан үткәрелә. Бәйге традицион рәвештә февраль аенда, шагыйрьнең туган көне уңаеннан оештырыла. 63 нче турнир 2026 елның 13–14 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә узды. Ярыш Муса Җәлилнең тууына 120 ел, Чаллы шәһәренә 400 ел һәм «КАМАЗ»ның беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланды, анда 44 командадан 400 дән артык көрәшче катнашты.

2026 елгы турнир җиңүчеләре (63 нче ярыш):

Командалар беренчелегендә беренче урынны Лаеш районы командасы яулады. Икенче урында — Чаллы (Комсомол районы), өченчедә — Казанның «Зилант» командасы.

Шәхси беренчелектә үз үлчәү авырлыкларында түбәндәге батырлар җиңүче булды:

• 60 кг. Илфат Миңнегалиев (Лаеш районы).

• 65 кг. Ильяс Йосыпов (Казан, «Зилант»).

• 70 кг. Илнар Закиров (Чистай районы).

• 75 кг. Динар Кәримуллин (Лаеш районы).

• 80 кг. Ислам Закиров (Казан, «Зилант»).

• 85 кг. Илгизәр Галимуллин (Лаеш районы).

• 90 кг. Азат Габдрәшитов (Чаллы шәһәре).

• 100 кг. Булат Мусин (Чистай районы).

• 130 кг. Радик Сәлахов (Зәй районы).

• 130 кг нан югары. Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы шәһәре).

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре