6,5 мең татарстанлы «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә кабат белем алган

2025 елда «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында Татарстанда 6 496 кеше укырга керешкән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында сөйләүләренчә, мондый мөмкинлектән барыннан да активрак эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар файдалана – 4 670 кеше, шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар – 1 266 укучы. Яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында шулай ук МХОда катнашучылар, эшсез татарстанлылар һәм бала карау белән шөгыльләнүче һәм бала 3 яшькә җиткәнче бала карау буенча ялда булган гражданнар арасыннан 459 кеше бар. 

Укыту Хезмәт базарын торгызу буенча ведомствоара эшче төркем утырышында расланган хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрнең киң исемлеге буенча үткәрелә – барлыгы 360 белгечлек. Федераль операторлар гражданнарга төрле белем бирү программасы тәкъдим итә, мәсәлән, пилотсыз очу аппаратлары операторларын укыту буенча инструктор, электр белән эретеп ябыштыручы, слесарь-ремонтчы, очу аппаратларын җыючы слесарь, механика җыю эшләре слесаре, программа белән идарә ителә торган станоклар операторы, йөк транспорты йөртүчесе, автобус йөртүчесе, тегүче, оешмада мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү, оешмада мәгълүматларны аналитикалау һәм персонал белән идарә итү һ. б.

2025 елда барлыгы 8,5 мең гражданны укыту планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре