71 яшьлек ир-атны сусаклагыч шлюзы "суырган"

Башкортстанның Мәләвез районында пенсионер ир-атны Нугуш сусаклагычының ачык затворы “суырган”. Бу хакта “КП-Казань” “КП-Уфа” мәгълүматларына таянып яза. Хәзерге вакытта водолазлар 71 яшьлек ир-атның мәетен эзлиләр.

Әлеге ир-ат, кисәтү билгеләренә игътибар итмәстән, тыелган урында су коенмакчы булган.

Сүз уңаеннан, быел июль аенда Башкортстанда Агыйдел елгасында да шундый ук фаҗига килеп чыккан. Агыйделдә су коенган чагында 7 яшьлек малайны шлюз “суырып” алган.

Бала һәлак булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре