7,5 миллион сумлык зыян: Татарстанда бер әби аферистларга 4 тапкыр сумка тулы акча биреп җибәргән

Аферистлар Әлмәттән 84 яшьлек әбине 7,5 миллион сумга алдаган. Әби акчасын аларга дүрт тапкыр тапшырган. Тикшерүчеләр “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта “KazanFirst”  Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз 20 көннән артыграк вакыт дәвамында аферистлар белән аралашып, аларның әйткәннәрен үтәгән. Аферистларга ул бөтен саклык акчасын чыгарып биргән, хәтта акцияләрен дә сатып җибәргән. Якыннары исә әбинең мошенниклар белән аралашуын башына да китермәгән.

Болай булган: пенсионерга “тикшерүче” шалтыратып, банк счетларыннан кемнеңдер акча алырга маташуын әйткән. Шул рәвешле әбигә акчасыннан коры калу куркынычы янавын белдереп, трубканы “юрист”ка биргән. Тегесе исә саклык акчаны “имин счетка” күчерергә киңәш иткән. Пенсионер беренче көнне, мошенниклар әйткәнчә, 780 мең сум акчасын иске киеме кесәсенә тегеп куйган да сумкасына салган. Шуннан сумканы курьерга биреп җибәргән.

Икенче көнне әбигә, имештер, ышанычнамә буенча акциясен сатарга маташулары турында хәбәр ителгән. Пенсионер кыйммәтле кәгазь сатудан кергән 6 миллион сум акчасын да курьерга тапшырган. Бу юлы, аферистлар өйрәткәнчә, миллионнарны башта чәйдән калган тимер савытка яшергән. Шуннан акчалы савытны аяк киеме тартмасына салган да, тартмада шуып йөрмәсен өчен, янына бер кап дөге куйган.

Берничә көннән соң ул курьерга тагын 280 мең сум биреп җибәргән. Бу акчаны да иске кием кесәсенә тегеп куйган һәм, акчалы киемне сумкага салып, курьерга тоттырган. Соңгы 200 мең сумын исә посылка рәвешендә курьерга биреп җибәргән.
Шуннан соң аферистлар янә пенсионер белән элемтәгә кереп, аңа рәхмәт әйткәннәр. Якын араларда шалтыратырга вәгъдә иткәннәр. Әмма юк булганнар. Әби шуннан соң гына үзен алдауларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре