7нче хастаханә медиклары, үзләре ясаган әйберләрне сатып, хәрбиләргә 640 мең сум җыйган

Казанның 7нче хастаханәсендә “Ярмарка добра” хәйрия акциясе узган. Максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен акча җыю. Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Хастаханә фойесына медиклар кулы белән эшләнгән төрле әйберләр, алар пешергән тәм-томнар куйганнар. Хастаханәдә басым ясап әйтелгәнчә, “Ярмарка добра” – күпләр өчен игелекле эш башкару мөмкинлеге генә түгел, бәлки әле иҗади сәләтеңне ачу мөмкинлеге дә.
“Мөһим эшләр һәрбер өйгә шатлык-куанычлар китерә. Әйдәгез, тормышыбызда игелеклелек күбрәк булсын өчен мөмкин булганча тырышыйк әле”, – ди сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Филатов.
Агентлыкка клиниканың матбугат хезмәтеннән сөйләп үтелгәнчә, ярминкәдә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 640 мең сум җыелган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре