8 яшьлек кыз шоколад ашаганнан соң, дару эчеп үлгән

Новосибирск өлкәсенең Болотнинский районында 8 яшьлек кызның үлеме сәбәпләрен ачыклыйлар. Кыз үлеме алдыннан шоколад ашаган һәм дару эчкән булган. Бу хакта  "Тайга.Инфо" хәбәр итә. 

Әти-әнисенең сүзләренчә, кыз алдагы көннең кичендә шоколад ашап, сок эчеп ятактан, ә иртәнгә аның температурасы 40 градуска кадәр күтәрелгән һәм бик нык тамагы авырткан.

Әти-әнисе кызлары ангина белән авырый дип уйлап, аңа температура төшерә торган препарат биргәннәр. Кыз кинәт буыла башлаган һәм ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.

Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

дару шоколад

Көн хәбәре