8 яшьлек малай суыткычта бикләнеп калып үлгән

Башкортстанның Янаул районында 1 июль кичендә Карман авылында качышлы уйнаганда бер малай һәлак булган, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

«Балаларның берсе - 8 яшьлек малай - иске совет суыткычына кереп качарга булган. Ул эчкә кереп, ишекне япкан һәм кире чыга алмаган - аның тоткасы үзенчәле. Күрәсең, бала эссе һава шартларында җылынган суыткычта кислород җитмәүдән аңын югалткандыр, шуңа күрә ярдәмгә дә чакыра алмагандыр. Нәтиҗәдә, малай үлгән», - дип сөйләгән «Башинформ» агентлыгы әңгәмәдәше.

Хәзер хокук саклау органнары әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

малай суыткыч качышлы

Көн хәбәре