Газетага язылу

8 май Меңьеллык мәйданында хәрәкәт җәяүлеләр өчен дә туктатыла

8 май көнне Җиңү парадына әзерлек репетициясе уңаеннан Меңьеллык мәйданында хәрәкәт туктатыла. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Чикләү чаралары юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да, шул исәптән җәяүлеләргә дә кагыла. 

Хәрәкәт 16:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр үзәк урамнарда, шул исәптән Меңьеллык мәйданында, Ташаяк (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Уң як һәм Сул як Болак урамнарында (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр), Профсоюз (Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәр), Кави Нәҗми, Муса Җәлил урамнарында, Кремль яр буенда, шулай ук Декабристлар урамында (Меңьеллык мәйданыннан Сибгат Хәким урамына; Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), шулай ук цирк белән Үзәк стадион арасындагы юлда чикләнә.

Моннан тыш, бу көнне 15:00 сәгатьтән 2 нче троллейбус хәрәкәте туктатыла. 

7 нче маршрут троллейбуслары исә Елга портына кадәр генә йөри. 

Җиңү көненә багышланган чараларга әзерлек һәм уздыру вакытында җәмәгать транспорты хәрәкәтенең схемасы белән сылтама аша танышырга була.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре