Газетага язылу

8 ноябрьдә Җирдә көчле магнит давылы көтелә

Кояштагы зур корональ тишек йогынтысында 8 ноябрь, якшәмбе көнне, Җирдә магнит давылы булырга мөмкин. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты һәм Себер бүлегенең Кояш-Җир физикасы институты галимнәре хәбәр иткән.

«Корональ тишекнең гадәти булмаган зурлыгы аркасында геомагнит дулкынланулар чоры бу юлы шактый озакка — биш-җиде тәүлеккә сузылырга мөмкин. Бу вакыт эчендә магнит кыры уртача дәрәҗәдә дулкынланып торачак. Аерым алганда, чираттагы магнит давылы инде 8 ноябрьдә көтелә», — диелә галимнәр хәбәрендә.

Фаразларга караганда, әлегә көчсез һәм уртача интенсивлыктагы магнит давыллары көтелә. Әмма Кояштагы ялкынлану активлыгы көчәя калса, геомагнит дулкынланулар көчле, хәтта бик көчле дәрәҗәгә җитәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре