8 ноябрьдә, су булмау сәбәпле, Казан Кремле музейлары эшләмәячәк

Казан Кремле музейлары иртәгә, 8 ноябрьдә, эшләмәячәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Кремль территориясендә бәдрәфләр ябылачак. Графиктагы мондый үзгәрешләр су белән тәэмин итү булмау белән бәйле.

Шул ук вакытта Тайницкая манарасындагы кассалар да эшләми. Билетларны Спас манарасында һәм Визит-үзәктә сатып алырга мөмкин булачак.

Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы гадәти режимда эшләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре