80 бәхетле! «ВТ» уздырган акция җиңүчеләре билгеле

Газетабыз даими рәвештә укучыларын шатландырып тора. Бу юлы без 2025 елның икенче яртыеллыгына «ВТ»га язылучылар арасында 80 (!) бүләк уйнаттык. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тагын да күбрәк укучыларыбызны сөендерәсебез килде. Бүләк отучылар арасында кемнәр бар? Бәлки сезгә дә бәхет елмайгандыр? Бу язманы укымый калмагыз!

Күптән түгел без «Җиңүнең 80 еллыгына – «ВТ»дан 80 бүләк» акциясен игълан иткән идек. Шартлар, гадәттәгечә, бик гади: газетабызга язылып, квитанциясен безгә юлларга гына кирәк. Шулай итеп, без җәмгысы 500 гә якын квитанция кабул итеп алдык. Иң сөендергәне – акциядә Татарстанның барлык районнарыннан да катнашучылар булды.

Дөя дә – бүләк, энә дә – бүләк, ди безнең халык. Ә без әзерләгән бүләкләр арасында ни генә юк иде! Телевизор, аэрогриль, вертикаль тузан суырткыч, пар белән чистарткыч, башка көнкүреш техникасы, савыт-саба, «ВТ» логотибы төшерелгән футболка, пәхләвә... Җиңүчеләрнең барысы да очраклы юл белән сайлап алынды. Бар да аермачык күренеп торсын дип, без бүләк уйнатуны газетабызның «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә «туры эфир» аша алып бардык. Эфир сакланды: күрми калган кешеләр теләсә кайчан кереп карый ала.

«Өмет итмәгән җирдән!»

Инде бүләкләргә күчик. Билгеле, бүләк откан 80 кеше белән дә элемтәгә чыгарга өлгермәдек әлегә. Әмма кайбер җиңүчеләрне котларга җитештек. Хәтерләсәгез, узган яртыеллыкта укучыларыбыз арасында велосипед уйнаткан идек. Ул Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында гомер итүче Рәис Әхмәтҗановка чыкты. Быелгы бүләк уйнатуда да Рәис абыйга бәхет елмайды: ул үлчәү отты. Әтисе исеменә яздырткан газета квитанциясен редакциягә кызлары Лилия Әскәрова җибәрде.

– «Ватаным Татарстан»ны күп еллар алдырабыз. Ул безгә кайгылы вакытта да, шатлыкта да иптәш булды. Гаиләбезгә бик авыр чакта, сеңлемә яман чир диагнозы куелган вакытта редакциягә мөрәҗәгать иттек. Шуннан бирле газетадан аерылганбыз юк. Ел башында откан велосипедны да сеңлемнең улына бүләк иткән идек, – ди Лилия ханым. – Без беркайчан да бүләк өчен дип язылмыйбыз. Әти белән әни газетаны шулкадәр яратып укый. Бер хәрефен калдырмыйлар. Һәр журналистны белеп торалар, язмаларын яраталар. Бүләк уйнатуны туры эфирда карадык. Әтинең исемен ишетүгә, бик шатландык. Өмет итмәгән җирдән бит бу!

«Беренче тапкыр оттым»

Зәй районының Пусташит авылында яшәүче Зөлфия Батаева тузан суырткыч отты. «ВТ»ны күп еллар алдыра икән.

– Без бит – китап укып үскән буын. Кечкенәдән күп итеп газеталар алдыра идек. «Ватаным Татарстан»сыз яши алмыйм инде хәзер. Әйбәт газета. Бөтен кирәкле нәрсә бар, – ди Зөлфия ханым. – Түбән Биш мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытам. Быел бездә юбилей булды. Кунакка сезнең редакция хезмәткәрләре дә килгән иде. Алар, газетага язылганымны белгәч: «Бүләк уйнатабыз, квитанциягезне җибәрегез», – диделәр. Бүләк отуым да беренче мәртәбә булды. Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр бит. Бүләкне кулга алгач кына тынычланырмын инде.

«Туган көнемә бүләк булды»

Газетабыз хезмәткәре Гөлгенә Шиһапова туган ягы – Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшәүче 5 авылдашын «Ватаным Татарстан»га яздырткан иде. Сабан туе бүләге итеп. Бәхет аларның берсе – Рузилә Низаметдиновага елмайды. Ул бүләк уйнатуны «туры эфир»да карап утырган. Безгә үзе шалтыратты.

– Бүләкле бүләк булды бит бу, – диде ул. – Беренчедән, «Ватаным Татарстан»га яздырып, зур бүләк ясаган идегез. Газетаны каенатам аеруча яратып укый. Үзем дә бер битен калдырмыйм. Инде хәзер 80 бүләкнең берсе миңа эләгүгә шатландым. 19 июль – туган көнем. Күктән ишелгән бәхет шушы инде ул. «ВТ» коллективына чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Газетагыз бик бай эчтәлекле, һәр кешегә кирәкле мәгълүматны үз эченә сыйдырган. Татарның төп газетасы! Алга таба да тугры укучыларыгыз күп булсын.

«60 ел алдырам»

Биектау районының Озерный бистәсендә гомер итүче Таһир Галиуллин газетадан бүләк өмет иткәнен яшерми.

– Бу кадәр вакыт газетаны яратып укыган кешегә 80 бүләкнең берсе чыкмый калмас әле дип, квитанцияне почта аша редакциягә юллаган идем. Газета минем җан дустыма әйләнде. Һәр журналист күңелемә якын, – ди ул.

«Бик кирәк иде бит!»

Иң зур бүләк – телевизорны Казанда яшәүче Рәмзия Читнева отты. Котларга дип шалтыраткач, аның безнең редакция урнашкан бинада идән юучы булып эшләгәнен белеп шаккаттык. Башта безгә ышанмады да әле. Шаяртабыз дип уйлады.

– Баш мөхәррирегез очраган иде. «Рәмзия апа, газетага язылмыйсызмы, бүләкләр дә уйнатабыз», – ди. Ике дә уйлап тормадым, язылдым да кайттым. Квитанциясен, миңа телевизор чыкса ярар иде, дип юлладым. Өйдәгесен балалар бакчага алып киткән иде. Фәрештәнең «Амин!» дигән чагына туры киләсен кем белгән инде аның, – ди ул.

Рәмзия апа 39 ел буе «Горводзеленхоз» оешмасында эшли. Әнә шул елларда бер тапкыр бәхет елмая аңа: дәүләт бушка фатир бирә.

– Эшем җиңел булмады. Тик кая барасың. Пенсиягә чыккач та эшләп йөрдем әле. Әмма бик арыган идем. Шулай бервакыт салкын көзге көндә чәчәк орлыгы җыеп утырабыз. Их, минәйтәм, берәр башка эш булса, бүген үк китәр идем. Берзаман телефоным шалтырый. Танышым икән. «Рәмзия апа, җыештыручы кирәк, килмисеңме?» – ди. Төш вакыты җиткәне көттем дә эштән киттем. 7 ел инде шушында эшлим. Эшемне бик яратам, – ди ул. – Сез мине сөйләштергән буласыз да ул, әле мин һаман теге телевизорны уйлыйм. Бик кирәк иде бит, ә!..

Редакциядән

Кадерле укучыларыбыз, 80 бүләк тә үз иясенә тапшырылсын өчен, бүләк отучыларның +7 (917) 927-00-40 номеры аша редакциягә шалтыратуларын сорыйбыз. Бүләкләрне тапшыру вакытын алдан хәбәр итәчәкбез.

1 Шакирова Эльвира (Яшел  Үзән районы) миксер
2 Загизов И.Я. (Түбән Кама) Яшелчә турагыч
3 Чалмаев Федор Пантелеевич (Чистай районы) Электр киптергече
4 Заманова Галия (Сарман районы) сәгать
5 Кутлубаева Д. (Әлмәт районы) термокружка
6 Идиятуллина Исламия (Спас районы) термокружка
7 Яруллин Ильфир (Кайбыч районы)

сәгать
8 Кашапова Гөлфия Зәй районы) пәхләвә
9 Шиһапова Ләлә (Чистай районы) пәхләвә
10 Батаева З.Н. (Зәй районы) тузан суырткыч
11 Ахметшина Л. (Әлки районы) үлчәү
12 Хәерттинова З. (Әлмәт районы) үлчәү
13 Шәрифуллина А.И. (Чистай районы) Кепка + кружка ВТ
14 Кашаев Владимир (Зәй районы) пәхләвә
15 Әхмәтҗанов Рәис (Минзәлә районы) үлчәү
16 Мингалиев Рәмис (Әлки районы) сәгать
17 Ибраһимова С.М. (Саба районы) термос
18 Хәбибуллина Г. (Балтач районы?) пәхләвә
19 Әфләтунов Җәүдәт (Апас районы) пәхләвә
20 Хуҗина Гөлназ (Әгерҗе районы) пәхләвә
21 Мостафина Ф. (Балтач районы) термокружка
22 Гатиятуллина Р. (Балтач) термос
23 Хәмәтшин Р. (Лаеш районы) пәхләвә
24 Габидуллин З. (Балтач районы) пәхләвә
25 Гузаирова Г. (Балтач районы) Яшелчә турагыч
26 Низаметдинова Р. (Мамадыш районы) Пар белән чистарткыч
27 Сәлахетдинов Р. (Балык Бистәсе районы) пәхләвә
28 Хабирова А.А. (Питрәч районы) пәхләвә
29 Бахтиярова Фәйрүзә (Яшел Үзән) термос
30 Зәйнуллина Рәйхана (Яшел Үзән) пәхләвә
31 Гайнуллин Фәнис (Буа районы)

термокружка
32 Леонтьева Наталья  (Түбән Кама)

үлчәү
33 Саттаров Илнур (Балык Бистәсе районы)

үлчәү
34 Ганиева Гөлнур

(Мамадыш районы)

Яшелчә турагыч
35 Шәйдуллова Фәридә (Казан) пәхләвә
36 Сәйфуллина Рәзинә Мәхмүт кызы (Казан)

термос
37 Мостаева Фирдәүс (Казан)

миксер
38 Мостафина Зәлифә (Азнакай районы)

термокружка
39 Вәлиев Мокатдис  (Актаныш районы)

үлчәү
40 Фазуллина Инзилә (Актаныш районы)

Яшелчә турагыч
41 Фәйзрахманова Нәзирә (Балтач районы) пәхләвә
42 Шәмсиева Мәдинә фритюрница
43 Каюмов Гомәр (Балтач)

сәгать
44 Нуриев Вакыйф (Казан) термокружка
45 Читнеева Рәмзия (Казан) телевизор
46 Хәйбуллина Гөлшат (Азнакай районы)

Кепка+кружка ВТ
47 Насыйров Фәрит (Минзәлә районы) пәхләвә
48 Нуриева Лилия (Питрәч районы) пәхләвә
49 Ганиева Нурия (Балтач) пәхләвә
50 Хәбибуллина С. (Әтнә районы) сәгать
51 Әхмәтова Р.М. (Әлки районы) сәгать
52 Ибәтов Ф.А. (Әлки районы) үтүк
53 Мөхәммәтҗанова Н.А. (Мамадыш районы) Яшелчә турагыч
54 Яһудина Г. (Әлки районы) пәхләвә
55 Халиков Альберт (Зәй районы) пәхләвә
56 Вәлиева Т. (Питрәч районы) Кепка ВТ
57 Сәмигуллина Г. (Буа районы) пәхләвә
58 Галиуллин Таһир (Биектау районы) Кепка+кружка ВТ
59 Сибгатуллина Г. (Мамадыш районы) пәхләвә
60 Нуруллин Җәмил (Аксубай районы) пәхләвә
61 Хаҗиева А.М. (Түбән Кама) сәгать
62 Морданова Р. (Кукмара) Яшелчә турагыч
63 Саттаров Раис (Биектау районы) үлчәү
64 Бәхетгәрәева Р.Д. (Тукай районы) Яшелчә турагыч
65 Абдрахманов Ирек (Балтач районы) Яшелчә турагыч
66

Шакирҗанов Данил (Арча районы) пәхләвә
67 Миннеханова З.С. (Зәй районы) пәхләвә
68 Моратов Камил (Әгерҗе районы) үлчәү
69 Зыятдинова Мәүлия (Әлки районы) пәхләвә
70 Гыйльфанов Ф. (Актаныш районы) Яшелчә турагыч
71 Сабирова Г. (Чистай районы) пәхләвә
72 Моратова С.Г. (Чирмешән районы)

үлчәү
73 Рәшитова Нурия (Мөслим районы) пәхләвә
74 Кыямов Фарук (Буа районы) пәхләвә
75 Хаҗиева А.М. (Түбән Кама) сәгать
76 Шакирова Альмира (Яшел Үзән районы) пәхләвә
77 Фәйзрахманов Нурзадә (Балтач районы) пәхләвә
78 Низамова Фәния (Балтач районы) пәхләвә
79 Әбде авыл җирлеге (Теләче районы) сәгать
80 Минһаҗева Кадрия (Балтач) үлчәү

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре