Япониядә өлкән яшьтәге хатын-кыз гадәти булмаган мошенниклык тозагына эләккән. «Гашыйк» космонавт, Халыкара галәм станциясендә авария килеп чыкты, дигән булып, аны 1 миллион иен (6700 доллар чамасы) акчасыннан мәхрүм калдырган, дип яза «Российская Газета».
Бүген – 3 сентябрьдә Хоккайдо полициясенә хәбәр ителгәнчә, 80 яшьлек әби мошенник белән июль аенда интернет аша танышкан. Ул үзен астронавт буларак таныштырып, өлкән яшьтәге хатын-кыз белән романтик рухта языша башлаган. Берникадәр вакыттан соң «космонавт» үзенең орбитада булуын, корабның һөҗүмгә тотылуы сәбәпле, кислороды агып чыга башлавын хәбәр иткән. Исән-имин калу өчен «кислород сатып алырга» кирәклеген әйтеп, ашыгыч төстә интернет аша акча күчерүен сораган.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, өлкән яшьтәге хатын-кыз ялгызы гына яши. Танышына карата күңелендә мәхәббәт хисләре бөреләнгән әбекәй, ике дә уйлап тормастан, авыр хәлдә калган «космонавтына» акча җибәргән. Шуннан соң гына полициягә мөрәҗәгать иткән. Биредә исә аңа «романтик рухтагы мошенниклык» корбанына әйләнүен аңлатканнар.
Бөтендөнья банкы мәгълүматларына караганда, Япония – өлкән яшьтәге халык саны өлеше буенча дөньяда икенче урында (Монако – беренче). Шуңа күрә мошенникларның пенсионерларны алдау очраклары даими булып тора икән. Иң киң таралган алдашу төрләреннән берсе – мошенниклар өлкән яшьтәге кешегә туганы буларак шалтыратып, аннан ашыгыч төстә акча җибәрүне сорый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Өлкән буын» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез