Газетага язылу

86 яшьлек әби, түбәдән боз кисәге төшеп, һәлак булган

Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә 86 яшьлек пенсионерның түбәдән төшкән боз астында калып һәлак булу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

«Российская газета» Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, фаҗига 14 мартта көндез Саранск үзәгендә килеп чыккан. Коммунистическая урамында урнашкан 5 катлы йорт подъездыннан чыгып килгәндә, бичара әбекәйнең өстенә түбәдән боз кантары килеп төшкән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз, кул-аяклары сынган хәлдә, хастаханәгә озатылган, әмма медиклар аны үлемнән коткарып кала алмаган.

Йортны карап тоту бурычларын үтәүче идарәче компания җитәкчесе тоткарланган. Тикшерү аны сак астына алу турында үтенечнамә тапшырса да, суд йомшаграк чара –  билгеле бер гамәлләрне тыю чарасын сайлаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре