Шулай итеп, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.23 статьясының 3 нче өлешенә үзгәрешләр кертелде. Балаларны йөртү таләпләрен бозган өчен административ штраф машина йөртүчеләр өчен – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 25 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 меңнән 200 мең сумга кадәр артачак.
Моннан тыш, үз-үзеңне эш белән тәэмин итүче такси йөртүчеләргә балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф вазифаи затлар өчен булган кебек үк 50 мең сум булачак.
Расланган нормаларга буенча, бу үзгәрешләр 9 гыйнварда, ягъни тиешле норматив-хокукый документлар басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә. Көченә керүнең башка тәртибе каралмаган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез