9 яшьлек малай реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә урнашкан. Табиблар аның хәлен авыр, әмма уңай динамикада дип атыйлар.
3 декабрь көнне Благовещенск аквапаркында йөзә белмәгән бала караучысыз калып, бассейнга керә һәм бата башлый. Малай судан аквапаркның инструктор-коткаручысы чыгара. 9 яшьлек малайны кома хәлендә хастаханәгә салалар.
Тикшерү Комитеты "куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турындагы" маддә буенча җинаять эше кузгаткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез