Биремнәр саны дүрттән өчкә кыскара, ә текстны сөйләү урынына укыган материал буенча әңгәмә уздырмакчылар. Быел мондый модель ил төбәкләрендә сынауны уңышлы үткән. Хәзерге вакытта укучыларга текстны тулысынча сөйләргә туры килә. Алга таба исә билгеле бер сорауларга җавап тоту соралачак.
Монда инде әңгәмәдә катнашу сәләте дә күренәчәк. Бу инде белемне ныклабрак тикшерүне күздә тота дигән сүз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез