Тикшерү бөтен Россия буенча үткәрелә. Башта ул 7 сентябрьгә планлаштырылган иде, әмма РФ Хөкүмәте Рәисе карары белән 9 сентябрьгә күчерелде.
Исегезгә төшерәбез, 10:40 сәгатьтә – республика буенча, ә 10:44 сәгатьтә муниципаль дәрәҗәдә сиреналарны кабызу планлаштырыла. Моннан тыш, 10:43 тә сөйләм хәбәрен трансляцияләү өчен теле - һәм радиоканаллар эшләячәк.
Планлы тикшерү булганлыктан халыктан тынычлык саклауларын сорыйлар. Сирена билгеләнгән вакытта яңгырамаган очракта, беркая да хәбәр итәргә кирәкми. Бу хәбәр итү системасының республикада 1980 елларда оештырылуы, шуннан соң яңа торак кварталлар төзелүе белән бәйле. Проблемалы зоналар хакында белгечләр хәбәрдар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез