11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша үткәрү вакыты 2 декабрьдән күчерелде, ул 5 апрельдән дә иртәрәк узмаячак. Бу карар Россия территориясендә коронавирусны таратуны кисәтү буенча Оператив штаб утырышында Рособрнадзор һәм Россия Мәгърифәт министрлыгы тарафыннан хупланган.
Шулай ук 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен үткәрү форматы да үзгәртеләчәк. Ул 10 февральдә һәм өстәмә көннәр – 10 март һәм 17 майда узарга тиеш. Эпидемиологик хәл уңай булмаганга, әңгәмә дистанцион форматта үткәреләчәк.
Россия Мәгърифәт министрлыгы, Рособрнадзор йомгаклау иншасын уздыру һәм дистанцион форматта йомгаклау әңгәмәсен үткәрүне билгели торган норматив-хокукый акт әзерли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез