9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен Дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры башланды

Бүген, 2 сентябрьдән, 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен Дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры башлана. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм Дәүләт чыгарылыш имтиханы-9 формасындагы имтиханнар (ГВЭ-9) канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләр алган яки нигезле сәбәпләр аркасында төп чорда катнаша алмаган һәм аттестат алмаган укучылар өчен оештырылган.

Имтиханнарны уздыру пунктлары Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Түбән Камада һәм Лениногорскида урнашты. Имтихан материаллары махсус элемтә аша китереләчәк.

Имтиханнар расписаниесе:

• 2 сентябрь – математика;

• 3 сентябрь – туган тел;

• 5 сентябрь – рус теле;

• 9 сентябрь – тарих, биология, физика, география;

• 12 сентябрь – җәмгыять белеме, химия, информатика, әдәбият, чит телләр.

Резерв көннәр: 17, 18, 19, 22 һәм 23 сентябрь.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре