9 турист утырган УАЗ Байкал күлендә боз астына төшеп киткән: берсен тапканнар, калганнарын эзлиләр УАЗ машинасында Байкал күленә кереп боз астына киткән туристларның берсен коткарганнар. Бу хакта “Российская газета” Иркутск өлкәсе прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.
Фаҗига бүген Ольхон утравының Хобой култыгы тирәсендә килеп чыккан. 9 кеше утырган “Буханка” боз астына киткән. Туристларның берсен коткарганнар, башкаларын эзлиләр, шулай ук килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар, дип хәбәр ителгән прокуратурадан.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, калган туристлар һәлак булган, дигән Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев. Туристлар Кытайдан килгән булган. Җинаять эше кузгатылган. Фаҗига урынында тикшерүчеләр, полиция һәм МЧС хезмәткәрләре эшли. Боз астына киткән кешеләрне эзлиләр, шулай ук шаһитлардан сорау алалар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез