Сораган әйберне авызыгыздан өзеп булса да, бирегез! Балтач районының Кенәбәш авылында яшәүче 90 яшьлек Разыя Абдуллина гаиләсендәге бар кешене дә әнә шулай юмарт булырга өйрәтә. Үзе исә бер эштән дә курыкмаган: сарык көтүе дә көткән, сыер да сауган, умартачы да булган, пенсиягә чыккач та хат тараткан әле.
–Теләсә кайсы йомыш белән кергән кешене бервакытта да кире бормагыз. Алар бит болай да читенсенеп кенә керә, дип әйтә. Әнинең киңәшен истә тотып, булган әйберне кызганмаска тырышам. Бергәләп камыр ризыклары пешерә идек. Чисталык–пөхтәлекне бик ярата. Хәзерге вакытта бик йөри алмый шул, өйдә култыклап кына йөртәбез. Үткәннәрен сагынып сөйли, ләкин кайчак хәтере чуалып китә, – ди килене Рәфия.
Разияны да башкалар кебек шәһәр тормышы кызыксындырган. Авылда сарыклар караган җиреннән калага чыгып киткән. Тик туган авыл барыбыр үзенә тарткан. 28 яшьтә авылның тракторчысы Шәйисламга кияүгә чыккан. Ирдән дә, балаларыннан да, эштән дә бәхете булган аның.
–Каенатабыз мәрхүм инде. 79 яшендә бакыйлыкка күчте. Каенананы бик нык хөрмәт иткән. Тавык әчеләренә кадәр үзе ясый торган булган. Йокыдан да алай иртә торырга кушмаган. Бер–берсен аңлашып яшәделәр. Ул аны әле дә сагына, – ди Рәфия апа.
Разия әби эшне талымлап тормаган: фермада сыер сауган, колхоз умартасында эшләгән. 15 ел буе авылдашларына хат ташыган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез