91 яшьлек Нәзимә Рәхмәтуллина: “Бәхет моның аръягында булмый инде”

Апас районының Колгына авылына баргач, чишмәдән су алып кайтучы матур әбекәйне күреп, янына туктыйсы иттек. 91 яшьлек Нәзимә Рәхмәтуллина безне якты, нурлы булуы белән үзенә җәлеп итте.

Шулкадәр матур теләкләрен җиткерде ул безгә. Авылдагы бер генә Коръән ашы да аннан башка узмый икән.

– Дүрт бала үстердем мин, кызым, – диде ул. Без очрашкан көнне дә Мәскәүдән кунакка кайткан кызы белән чишмәдән кайтулары икән. – Алар бик акыллы, тәртипле булдылар. Үземне бик бәхетле гомер кичердем, дип саныйм. Бәхет моның аръягында булмый инде. 90 яшьлегем белән котларга бөтен җирдән килделәр, бар дөньядан чәчәкләр яуды, шулкадәр матур котлау сүзләре ишеттем.
Сөбханаллаһ, өлкән яшьтә булуына карамастан, газеталарын да укый, намазларын да калдырмый, көен саен саф һава суларга да чыга икән. Әлеге вакытта уразасын да тота.

– Минем гомерем шушы кылган догалар хисабына артадыр. Аллаһы Тәгалә шуның өчен йөртәдер мине. Мин аңа бик рәхмәтле. Мөмкин булганча кешеләргә ярдәм итәм. Алмашка берни дә сорамыйм. Иң мөһиме – кешеләргә ярдәмем генә тисен. Бар булганы җитә миңа. Акча биреп торалар, пенсия җитәрлек. Көн дә иртән торгач ике рәкагать Сәфәр догасы укып алам. Сез дә юлларда исән-имин йөрегез дип телим, – дип озатып калды ул безне.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Зөһрә Садыйкова авыл Авыл хуҗалыгы

Көн хәбәре