94 яшьлек балыкчы әби: «Хатын-кызлар миңа иярми, ирләрне үзем ияртмим»

Нурлат районының Иске Чаллы авылында гомер итүче Клавдия Иванова 94 яшендә балыкка йөри. Үзенең озын гомеренең сере – хәрәкәттә, ди ул.

– Тик торганым юк. Көнне физик күнегүләр ясаудан башлый. Бакчада да эшлим. Буш вакыт булуга балыкка чыгып китәм. Ялгызым гына йөрим. Хатын-кызлар миңа иярми, ирләрне үзем ияртмим, – дип сөйли Клавдия ханым.
Тотарга яратса да, балыкны ашамый икән. Ул аны кешеләргә өләшә, улы гаиләсен сыйлый. Иң зур балыгы 4 килограммлы сазан булган.

– Кармакка эләктердем, әмма тартып ала алмыйча тилмердем. Шунда бер ир килеп, ипләп кенә тартып чыгарды, – ди ул. – Кармак тотуга, барлык чирләрем онытыла. Әлегә үлем турында уйламыйм да, яшисем килә. Тормыш матур бит, ничек инде күңелеңне төшерәсең. Әле яшисе дә, яшисе миңа!

Гөлгенә Шиһапова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре