95 яшьлек әби «Әбиләр кайгыртуы» акциясенә кушылып 5 пар оекбаш бәйләп җибәргән

Апас районы халкы «Әбиләр кайгыртуы» акциясенә кушылган. Бу хакта "Апас-информ" хәбәр итә.

Өлкәннәр, волонтерлар һәм битараф булмаган райондашлар бәйләгән бияләй, оекбаш, шарф, свитерлар һәм башка кирәк-яраклар Донецк һәм Луганск халкы өчен «Бердәм Россия»нең гуманитар ярдәм үзәкләренә китәчәк һәм мохтаҗларга тапшырылачак. Кызыл Тау авылында яшәүче 95 яшьлек Назирә әби Кәримова 5 пар оекбаш бәйләп җибәргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре