97 яшьлек сәркатиб 10 меңнән артык кешене үтерү буенча хөкем ителгән

Нацистлар концлагереның элекке секретаре – 97 яшьлек карчык Холокост чорында (1933-1945 елларда нацистларның яһүдләрне эзәрлекләү һәм юк итү чоры) 10 505 кешене үтерүдә катнашы булган өчен хөкем ителгән. Бу хакта mk.ru яза.

Ирмгард Фурхнер 1943 елдан 1945 елга кадәр Польшаның (нацистлар басып алган) Гданьск шәһәре янындагы Штуттгоф лагеренда стенографистка һәм машинкада басучы булып эшләгән. Кичә ул шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде, дип хәбәр иткән CNN хәбәрчесенә Германиянең Итцехо шәһәре суды вәкиле.

Фурхнер җинаятьләр кылу чорында әле үсмер генә булганлыктан, 97 яшьлек карчыкның эше балигъ булмаганнар эшләре буенча судта каралган. Хөкем карары нигезендә, ул сынау срогын балигъ булмаганнар өчен билгеләнгән төрмәдә узачак.

Йөзгә җитеп килүче карчык судка берничә атна кала качкан, әмма берничә сәгатьтән соң тоткарланган.
АКШның Холокост мемориаль музее мәгълүматларына караганда, Штуттгоф лагеренда дистәләрчә мең кеше газап чиккән, 60 000нән артыграгы һәлак булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре