Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны 98 яшьлек Зөмәррә Халитовага Казанның Алексей Казем-Бек урамындагы йорттан бер бүлмәле фатир ачкычын тапшырган.
Дәүләт торак фонды 2006 елдан бирле республикада 6124 сугыш ветеранын тораклы иткән. Шуның икесе быел социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортлардан фатир алган. Бүгенгә гариза тапшыручыларның барысы да тораклы булган инде.
Ветераннарга фатир алу өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирелә. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ ветераннарга җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәүләт торак фонды программада катнашучыларга торакны тулысынча әзер килеш тапшыра. Фатирларда сантехника, электр плитәләре, исәпләгечләр – барысы да бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез