Ә сез чемпионнарны ничек тәрбиялисез?

Айдар Хәйретдинов, Балтач башкарма комитеты җитәкчесе, өч бала атасы:

(Улы Аяз көрәш буенча дөнья беренчелеген отты)

– Көрәш – безнең канда, нәселдән килә. Балалар шуны дәвам итсен өчен, яшәү рәвешең белән үрнәк булу кирәк. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләүне балалар кабул итмим. Гамәлең дә бер булсын. Үзем дә алар белән шөгыльләнеп үскәнгә, көрәшкә тартылганнардыр дип уйлыйм. Гаиләдәге тәрбия улларыма уңышлар яуларга этәргеч булгандыр. Өч бала тәрбиялибез. Улларыбыз Аяз да, Алмаз да көрәш белән шөгыльләнә. Аяз 11 нче сыйныфта укый. Тренеры – энекәшем, атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов. Аяз 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, дөнья беренчелеген отты. Замана яшьләренә мөмкинлекләр күбрәк. Без үскәндә Татарстан, Россия беренчелеге ярышлары гына иде. Көрәшне тәмамлар алдыннан гына билбау көрәше буенча дөнья чемпионатлары килеп керде.

Алсу Шакирова, журналист (Казан):

(Кызы Азалия – нәфис гимнастика буенча халыкара класслы спорт остасы, Идел буе федераль округы җиңүчесе, Татарстан чемпионы)

– Спорт әти-әнидән бик күп көч сорый. Нәфис гимнастикада баланың тышкы кыяфәте, нәзакәтле булуы, дөрес туклануы, вакытында йоклавы да мөһим. Киемнәрне гел алыштырырга, яңа образлар уйлап табарга кирәк. Профессиональ спорттагы баланың әнисе менеджер булырга тиеш. Бу әти-әнидән вакыт та, чыгымнар да сорый. Тренерлар әле моңа психолог, спорт табибы, диетолог булуны да өсти.

Кызыбыз Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында белем ала. Укырга кергәндә җиде ел буе Татарстан җыелма командасы составында торуының да файдасы булды. Санкт-Петербургтагы уку йортларын да караган идек. Ләкин Азалия Казан вузын сайлады. Без ял итәргә киттек, ә ул укырга кереп калды.

Спорт баланы тәртипкә, вакытын дөрес итеп бүләргә, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә. Тиз генә бирешми торган сыйфаты барлыкка килә. Үсмер чакта әти-әни балаларга авторитет булудан туктый торган бер чор була. Әти-әни белми, аңламый кебек тоела. Андый чакта бигрәк тә малайлар өчен тренер сүзе зур көчкә ия. Спорттан башка баланы дөрес итеп тәрбияләп бетереп булмый.

Илсур Солтанов, өч бала атасы (Сарман):

(Улы Әмир картинг буенча чемпион)

Мин үзем дә – картингчы. Заманында танылган спортчылар Эдуард Николаев, Айрат Мәһдиевләр белән узышкан идем. Улыбыз туса, картингка бирәм, дидем. Әмирне 4 яшьтән өйрәтә үк башладым. 5 яшьтә техника белән капланган чаклары да булды. «Әти, мин курыкмадым, тагын дәвам итәбез», – диде. Курыккан баланы берни эшләтеп булмый. Без бит бозда да, суда да, яңгырда да йөрибез. Җәрәхәтләрсез дә булмый. Сарманда «Ялкын» картинг клубы бар. Тренерым Раиф Сәетшин хәзер улымны өйрәтә. Улыбыз 8 яшьтә республика чемпионы булды. Барлык бүләкләрне алып бетерде инде. Кубоклар саны гына 170 кә җитте. Хәзер күңеленә рәхәтлек алу өчен йөри. Кышкы чемпионатларга әзерләнә. Клуб картингы белән генә үрләр яулап булмый. Чыгымлы спорт төре. Өйдә генә дүрт машина бар. Улыбызга 14 яшь тула. Ярышларда таләпләр дә зурларныкы кебек булачак. 9 яшьлек кызым Эльзаны да өйрәтә башладым. Быел Татарстан чемпионатында чыгыш ясады. Җиңүләре алда булыр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре