«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Россия арасында эшлекле элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры урынбасары Абдулла Алсалих «Казан Экспо»да «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы һәм Russia Halal Expo икьтисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек халыкара күргәзмәсенең ачылыш тантанасында әйтте.
«Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Россия арасындагы хезмәттәшлек үсә. 2023 елда товар әйләнеше 11,2 миллиард доллар тәшкил итте. Россия 6,6 миллиард долларлык, ә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – 4,6 миллиард долларлык товарны читкә озатты», – диде Абдулла Алсалих.
Ул Казанда узучы Халыкара икътисадый форумны югары бәяләде. «Әлеге форум ике арадагы эшлекле элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк дип ышанам», – диде Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры урынбасары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез