Әби балигъ булмаган оныгына мирас итеп үзе яшәгән фатирны калдырырга җыена. Баланың ата-анасы буларак, без бу торакны сата алу хокукына ияме?
Исемемне күрсәтмәгез
Булат ЗАКИРОВ, юрист:
– Әйе, сату хокукына ия. Әмма моның берничә шарты бар. Әгәр әби балигъ булмаган оныгына васыятьнамә рәсмиләштерсә, фатирның милекчесе булып онык мирас ачылганнан соң гына, ягъни әби үлгәннән соң гына булачак. Моңа кадәр ул фатирның милекчесе булмаячак. Әгәр мираска керү вакытына онык балигъ булмаган булса, аның әти-әнисе, законлы вәкилләр буларак, әлеге фатир белән идарә итә, шул исәптән сата да алачак. Чөнки кеше 18 яшьтән тулысынча эшкә яраклы (дееспособный) була (РФ ГК, 21 маддәсе). Шул ук вакытта балигъ булмаган милекченең фатирын сату өчен опека һәм попечительлек органының рөхсәте кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез