Хакасиянең Югары суды 47 яшьлек ир һәм 42 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарган. Алар үзләренең 11 айлык оныгын мичтә яндырган, дип хәбәр итә "РИА-Новости".
Бер ел элек Хара авылында исерек ир оныгын янып торган мичкә салган. Аның алдыннан исерек әбисе буып үтерергә маташкан. Бу җинаятьне алар баланың туктамыйча елавына түзә алмау белән аңлаткан.
Суд әбине - 9, бабайны 15 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез