Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәсе барышында шулай дип белдергән. Ведомство башлыгы әйтүенчә, югары уку йортларына керүчеләргә бердәм элемтә үзәге аша ярдәм ителә. “Абитуриентларга бердәм элемтә үзәге аша телефоннан, шулай ук электрон почтадан тәүлек әйләнәсе ярдәм күрсәтелә”, – дигән Фальков.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез