Газетага язылу

Абонентлар роботтан килгән яки башка массакүләм шалтыратуга шикаять бирү хокукына ия булачак

Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, мошенниклыкка каршы көрәшү өчен, элемтә операторларына яңа таләпләр эшләгән.

Аларга, оешма турында мәгълүматлар үзгәрсә, корпоратив клиентларга хезмәт күрсәтүне туктатып тору, балигъ булмаган балаларның  сим-карталарына чикләүләр кертү (чит илдән шалтыратуны, роумингны тыю, рекламага юлны ябу) кебек иминлек чараларын күрү бурычы йөкләнәчәк.

Абонентлар роботтан килгән шалтырату яки башка массакүләм шалтыратуга шикаять бирү хокукына ия булачак. Оператор мондый шалтыратуны (искәрмә – дәүләт органнары һәм банклар) кичекмәстән өзәчәк. Шул ук вакытта, гариза язып, чикләүләрнең бер өлешен алып булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре