Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева вафат булган.
Озакка сузылган авырудан соң Флера апа вафат булган. Биш көн элек хастаханәдән чыккан булган. Хушлашу иртәгә Бондаренко урамы, 4 йорт янында була, дип хәбәр итә Татар-информ.
Флера Әкрам кызы Ганиева – 1940 елның 25 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Шура авылында туа. 1958 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 1962 елда югары уку йортын тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. Казан дәүләт (соңрак федераль) университетында татар әдәбияты профессоры, 1992-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында проректор булып эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез