Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева вафат. Бу мәгълүматны аның тормыш иптәше, галим Зөфәр Рәмиев раслады.
“Дөрес хәбәр. Авырый иде. Әмма бер дә үләр кебек түгел иде”, - диде Зөфәр Рәмиев.
«Татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатында сатира» темасына кандидатлык диссертациясен яза. Докторлык диссертациясен Кол Гали иҗатына багышлый.
1962 елдан Казан дәүләт университетында укыта башлый. Студентлар¬га 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыта. Резеда Ганиева ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. Күпсанлы фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр авторы. Шулай ук укыту программалары, энциклопедияләр төзегән галим дә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез