Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң Татарстан «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Адель Заһретдинов әнә шулай дип белдерде.
«Юлламаны беренче чиратта әти һәм көн саен гаиләләр белән эшләүче кеше буларак тыңладым. Минем өчен «безнең сугышчыларның төп этәргеч көче ныклы тыл булып кала бирә» һәм «СВОда катнашкан һәр кеше үз гаиләсенең дәүләтнең ышанычлы кайгыртуында булуында шикләнмәскә тиеш» дигән фикер аеруча мөһим”, – диде ул “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә.
Адель Заһретдинов сүзләренә караганда, Хөкүмәттә Россия Герое Александр Лапин җитәкчелегендә СВО катнашучыларына ярдәм итү буенча аерым бүлекчә булдыру – бик мөһим карар. “Һәр ветеранга һәм һәлак булучыларның гаиләләренә аерым ярдәм, медицина һәм психологик тернәкләндерү, тыныч тормышка кайтырга булышу – нәкъ менә дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның уртак эшен таләп иткән бурычлар”, – диде ул.
«Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе әйтүенчә, аңа «киләчәк – балалар һәм яшьләр кулында» һәм үсеп килүче буын белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәклеге турындагы фикер дә якын.
“Үсмерләргә остазлык күрсәтү, әтиләрне тәрбиягә тарту, спорт һәм иҗади гаилә проектлары – бу бурычны үтәүгә безнең керткән өлешебез”, – диде ул. Адель Заһретдинов фикеренчә, 2027 елның Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителүе символик мәгънәгә ия. “Ул елларда салынган тынычлык, татулык һәм буыннар арасындагы үзара хөрмәт бүген дә гаиләләрнең һәм бөтен республиканың нигезе”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез