1 сентябрьгә мәктәп укучыларының ата-аналары эш бирүчедән өч юл белән ял алырга мөмкин: бер көнлек ял, бу көнгә үз хисабыңа ял итү яки дәүләт ялыннан бер көн алу. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына адвокат Дмитрий Аграновский хәбәр итте.
«Хәзерге көндә, гамәлдәге законнар нигезендә, эш бирүче 1 сентябрьгә мәктәп укучыларының ата-аналарына, хәтта балалары беренче сыйныфка баручыларга да ял бирергә тиеш түгел. Ләкин сез, мәсәлән, бу көнне үз хисабыгызга ял яки бер көнлек ял (отгул) сорый аласыз. Шулай ук дәүләт ялыннан бер көн алырга да мөмкин. Болар барысы да мөмкин һәм практикада кешеләр шулай эшлиләр. Әмма шуны аңларга кирәк: сезне 1 сентябрьгә җибәрү эш бирүченең бурычы түгел, ә аның хокукы», – диде адвокат.
Ул шулай ук якын киләчәктә 1 сентябрьгә мәктәп укучыларының ата-аналары өчен рәсми ял көне булачагына өмет белдерде, чөнки Дәүләт Думасында бу тема беренче тапкыр гына каралмый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез