Әгәр йортта подъездны җыештырмыйлар икән, анда яшәүчеләр идарәче компаниягә яки торак милекчеләре ширкәтенә шикаять яза ала. Хокук бозу очрагын фотога төшереп, шикаятьне коллектив рәвештә эшләү яхшы. Бу хакта «Татар-информ»га юридик фәннәр докторы, Россиянең Мактаулы адвокаты Людмила Айвар хәбәр итте.
«Идарәче компания ун көн дәвамында, РФ Торак кодексының 20 маддәсе һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы канун нигезендә җавап бирергә тиеш. Әгәр мөрәҗәгать көтелгән нәтиҗәгә китермәгән икән, шикаятьне сез яши торган төбәкнең дәүләт торак инспекциясенә «Дәүләт хезмәтләре» яки дәүләт торак инспекциясе сайты аша язарга кирәк», – диде адвокат.
Дәүләт торак инспекциясе проблеманы хәл итмәсә, гражданнар Роспотребнадзорга, ә соңыннан район прокуратурасына мөрәҗәгать итә ала.
«Хокук бозулар даими рәвештә кабатланган очракта, йортта яшәүчеләргә гомуми җыелыш уздырып, идарәче компанияне алыштыру мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Подъездларны җыештыру мәҗбүри коммуналь хезмәтләр составына керә, алар өчен түләү айлык квитанциягә кертелгән («торакны карап тоту» категориясе). Күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен, шул исәптән подъездларны, идарәче компания, торак милекчеләре ширкәте яисә торак-төзелеш кооперативы карап тотарга тиеш. Бу турыдан-туры РФ Торак кодексының 36 маддәсеннән (милекчеләрнең гомуми мөлкәте), РФ Торак кодексының 161 маддәсеннән (идарәче компаниянең бурычлары), шулай ук күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тоту кагыйдәләреннән (РФ Хөкүмәтенең 13.08.2006 № 491 карары) күренә», – дип билгеләде Людмила Айвар.
Җыештыру эшләренең ешлыгына килгәндә, монда барысы да йорт категориясенә һәм идарә килешүенә бәйле.
«Минималь стандарт СанПиНда 2.1.2.2645-10 һәм РФ Дәүләт төзелешенең 27.09.2003 № 170 карарына 2 нче кушымтада (торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары) күрсәтелгән. Мәсәлән, баскыч алларын атнага кимендә бер тапкыр юарга, тоткаларны, почта тартмаларын атнага бер тапкыр сөртергә, тәрәзәләрне елына ике тапкыр, язын һәм көзен юарга, ә лифтны көн саен җыештырырга кирәк», – дип искәрте Людмила Айвар.
Ул шулай ук ассызыклаганча, судлар идарәче компанияләргә эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкармаган өчен даими рәвештә штрафлар сала.
«Пычрак подъезд – канунны үтәүне таләп итү өчен юридик сәбәп», – дип йомгаклады адвокат.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез