Җәен «Алдынгылар хәрәкәте» сменаларында 13 меңләп бала ял итә алачак

«Алдынгылар хәрәкәте» иҗтимагый хәрәкәте сменаларында республиканың 13 меңнән артык баласы җәйге ялын үткәрә алачак. 

Быел хәрәкәт Татарстан Республикасының барлык районнарында 100дән артык профильле һәм тематик смена үткәрәчәк. Шуларның 96 - муниципаль смена һәм 5 төбәк профиль сменасы.

Җәйгә бер бушлай тематик смена планлаштырылга («Алдынгылар вакыты. Новаторлар»). Бу фәнни смена санала. Хәрәкәтнең калган 4 сменасы түләүле.

Җәйге ялга бәйле сорауларны хәрәкәтнең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә бирергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре