Җәен давыл һәм өермәләр булачагы турында кисәткәннәр

Быел җәен Татарстанда хәтәр табигать күренешләре – өермә һәм давыллар, боз, яшен булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Безнең төбәктә бер генә җәйнең дә хәтәр табигать күренешләреннән башка гына узганы юк әле. Мондый күренешләргә көчле җил-давыллар, явым-төшемнең күп булуы, корылык керә. Туфракта дым артык күпкә китәргә мөмкин. Игеннәрнең, гомумән, үсемлекләрнең ныклап үсү чорында хәтәр күренешләр бер-бер артлы чыгып кына торган еллар да булгалады”, – дип билгеләп үткән ул.

Ә инде озак вакытлар буе җил һәм явым-төшемне тоткарлап торган антициклоннар һавада пычрак матдәләр туплануга китерә. Шулай итеп, кешеләргә уңайсыз шартлар барлыкка килә.

“Антициклон өстенлек итеп, бик эссе булган очракта, атмосфера һавасында пычрак матдәләр тупланачак”, – дип билгеләп үткән Гидрометеоүзәк башлыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре